Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Чаллы медицина хезмәткәрләре җиңел атлетика ярышларында катнаштылар. Эш атнасын спорт һәм актив рәвештә тәмамлыйбыз.

04:57 20.04.2024
Чаллы медицина хезмәткәрләре җиңел атлетика ярышларында катнаштылар. Эш атнасын спорт һәм актив рәвештә тәмамлыйбыз, ди алар.

КФУның инжиниринг үзәге стадионында Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2024» Спартакиадасының шәһәр этабында финал ярышлары узды. Йөзү, өстәл теннисы, шахмат, бадминтон һәм волейбол буенча иң яхшы спортчылар билгеләнде инде. Бүгенге ярышлар программасына аркан тарту һәм җиңел атлетика керде.

Көрәш нәтиҗәсендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында аркан тарту, хатын-кызлар арасында җиңел атлетика буенча 200 һәм 400 метр дистанцияләргә, ир-атлар арасында 200, 400 һәм 600 метр дистанцияләргә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Җиңүчеләрне Дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы Рафис Загитович Ахметзянов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

"Ел саен медицина хезмәткәрләре үзләрен сәламәт яшәү рәвешенә тугрылыкларын күрсәтү һәм нәрсәгә сәләтле булуларвн күрсәтү өчен бергә җыелалар. Бездә спорт сөюче медицина хезмәткәрләре бар, ярышларда актив катнашалар. Безнең шәһәр командасы ел саен зона һәм республика спартакиадаларында призлы урыннар гына ала. Быел да без бу планканы тотачакбыз дип ышанам, – диде Рафис Загитович.

Алда аларны яңа ярышлар көтә. Шәһәр этабының иң яхшы спортчылары зона һәм республика ярышларында катнашачак.

2839
Последние статьи
08.10.2026
18+
Фарид Салахов вручил первые паспорта юным челнинцам
Сегодня во Дворце торжеств 23 юных челнинцев, достигших 14-летнего возраста, получили свой главный документ паспорт гражданина Российской Федерации.Перед началом мероприятия руководитель...
1219
08.10.2026
18+
В Набережных Челнах концертом «Строители эпохи» поздравили старшее поколение
Сегодня во дворце культуры Энергетик состоялся праздничный концерт Строители эпохи, посвящённый Дню старшего поколения.Праздничная атмосфера встречала гостей уже в фойе: звучали музыкальные...
1219
Рекламный баннер 728x90px center-bottom